Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Җәкәү йортында Алексеевск районы керәшеннәре концерты узды

Җәкәү йортында Алексеевск районы керәшеннәре концерты узды

admin 30.10.2023

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк октябрь ае дәвамында Алексеевск районы керәшеннәренең тарихы, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштырды. Айлык күңелле һәм дәртле концерт белән тәмамланды.

Концерт Җәкәү йорты карамагындагы «Казансу» ансамбле белән Алексеевскидан килүчеләрнең кара-каршы җыру әйтүеннән башланып китте.

Ике сәгать дәвамында тамашачылар алдында районның бердәнбер керәшен авылы Кр.Баран вокалистлары, биючеләре, ансамбльләре чыгыш ясады. Кич буе сәхнәдә алып баручылар Венера Анисимова һәм Зоя Кузнецова тамашачыларның күңелләрен күтәрде.

Концерт программасына инде күптән таныш керәшен җырулары һәм тыңлаучылар ишетмәгән яңа композицияләр дә кертелгән. Һәрбер чыгышны залдагылар алкышлар белән каршы алды.

«Башка районнарның айлыклары булганда, берничә авыл чараларны бүлешеп уздыра. Ә Кр. Баран авылы берәү генә. Шулай да, ай дәвамында үз авылларының яшәеше, күренекле кешеләре, җыр-биюләре белән таныштырды алар. Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алексеевск районында уздырылган күчмә утырышында да үзләренең беркемне дә кабатламый торган, уникаль мәдәниятен күрсәттеләр», – диде мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова.

Алексеевск районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Хамзина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алена Свистунова, Татарстан мәдәният ресурс үзәгенең фестиваль һәм конкурс программалары бүлеге мөдире Нәфисә Сагбиева да килгән иде. Алар да үз теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Татарстан Рәисе департаментының эчке сәясәт буенча милли сәясәтен тормышка ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Евгений Ефимов та булды.

«Мондый чараларны уздыру бик кирәк. Килгән тамашачылар бер-берсе белән үзләренең традицияләре, йолалары аша таныша. Күптән түгел, әлеге уникальлеге белән аерылып торган авылда без үзебез дә булдык. Аларның тормыш көнкүреше, мәдәнияте белән таныштык. Авылның җитәкчеләре, укытучылары, тракторчылар һәммәсе бергә тупланып матур итеп бер коллектив булып яшиләр. Бигрәк тә балаларның да үз ансамбле булу сөендерә. Димәк, алар да үз традицияләрен өйрәнә. Авылда тормыш үзенчәлекле, һәм, кагыйдә буларак, җиңел түгел, әмма кешеләр элеккечә үзләренең яхшылыгы, эчкерсезлеге һәм ачыклыгы белән аерылып торалар» – диде ул.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Бәрәкәт» беренче курс студентларын җыйды
Далее: Кукмарада «Дуслык маршруты» дип аталган бәйрәм узды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57