Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Сагыну фестивале

Сагыну фестивале

admin 25.01.2016

(25 января 2016)  Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә багышланган III регионара фестиваль-конкурс узды. Чараны әнисе Светлана Сабирова, дуслары, коллегалары Диананы сагынып, яшь йолдызның исемен мәңгеләштерү нияте белән оештырган. 

Фестивальгә, быел өченче тапкыр гына узса да, Мамадыш, Балтач һәм Яңа Чишмә районнарыннан 150 дән артык катнашучы килгән. Конкурста 5 яшьтән алып 50 яшькәчә талантлар үзләренең көчләрен сынады.

Фойеда Диананың кыска гына гомере эчендә яулаган күп санлы кубоклары, дипломнары белән зур стенд та ясалган иде.

Кичен, гаҗәеп җылы Гала-концерт узды. Берсеннән-берсе матур чыгышлар, Диананың фотолары һәм видеоархивлардан төзелгән презентацияләр тамашачы күңеленә үтеп кереп, моңлы сандугачыбыз турындагы истәлекләрне кабат яңартты. Зал тутырып килгән халык, концерт ахырында Диана Мишкинаның «Чишмә» җырын басып, көчле алкышлар белән тыңлады.

Фестивальнең Гран-при бүләгенә Балтач районы вокаль ансамбле лаек булды.

Продолжить чтение

Назад: Поздравляем!
Далее: Бермянчек ждет своего победителя!

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57