Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Безнекеләр Уфада

Безнекеләр Уфада

admin 15.04.2016

(11 апреля 2016) 10-16 апрель көннәрендә Уфада “Золото тюрков” Халыкара төрки яшьләр форумы уза.

Анда үз төбәкләрендә яшәүче төрки халыклар­ны өйрәнү, саклап калу һәм үстерү потенциа­лы белән кызыксынган яшьләр оешмаларының лидерлары катнаша. Де­легатлар арасында керә­шен яшьләре активист­лары – Елена Чулакова, Юлия Савельева һәм Ири­на Иреева да бар.

Форумда кызларыбыз күптөрле сәләтләрен күрсәттеләр

Форумның програм­масы берничә блокка бүленгән. Алар барысы да аң­-белем бирүгә һәм милләтара мөнәсәбәтләр­не ныгытуга юнәлтелгән. Төрки яшьләрнең мөмкин­лекләрен тормышка ашы­рырга ярдәм итү, Россия­дә яшәүче халыкларның культурасын һәм төрки халыкларының мәдәни­ тарихи мирасын үстерү – форумның төп мәсьәләсе булып тора. Чараның фор­маты белем бирү програм­масын, мастер­-класслар, интерактив дәресләр, иҗади сессияләрне үз эченә ала.

Форумның бурычлары – төрки телле халыклар яшәгән төбәкләрдә төрки мәдәниятен өйрәнү, саклау һәм үстеү буенча проект­лар эшләү; мәдәни-­тарихи мирас белән шөгыльләнү­че яшь белгечләр базасын формалаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәү­че яшьләрне берләштерү һәм мәдәниятләре белән үзара алмашу өчен мөм­кинлекләр тудыру.

Форумны оешты­ручылар – Яшьләр эшләре буенча федераль агент­лык, Әхлак һәм мәдәни мирасны саклау фонды, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты.

Туганайлар

 

Продолжить чтение

Назад: «Җырчы Җәкәү» нәрсәгә өйрәтә?
Далее: Поздравляем!

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57