Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Отец Павел Павловны зурладылар

Отец Павел Павловны зурладылар

admin 20.03.2017

(20 марта 2017) 18 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәдә эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Зур бүләккә лаек булган 49 татарстанлы арасында Казан шәһәре Изге Тихвин чиркәве священнигы отец Павел Павлов та бар. Ул “Фидакарь хезмәте” өчен медале белән бүләкләнде.

“Безнең өчен бу зур вакыйга. Бүген сезнең хезмәтләрегезне – Татарстанның һәм Россиянең социаль-икътисадый үсешенә гаять зур өлеш керткәнегезне билгеләп үтәбез. Сез – безнең алдынгыларыбыз һәм таянычыбыз”, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга республика парламенты башлыгы. – Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, даими тотрыклылыкка омтылышы һәм җәмгыятебезнең татулыкка тугрылыгы Татарстанның киләчәктә дә уңышлы республика булып каласына ышаныч тудыра”, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Отец Павел инде күп еллар, бар көчен керәшен халкына иман нуры сеңдерүгә куя. Ул прихожаннарының артуы, аларның дингә тугры булып калуларын, үзенең уңышының бер өлеше, дип саный, һәммәсенә рәхмәт белдерә.

Андрей Данилов фотолары

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Кэлэем»: 40 лет с песней
Далее: Геннадию Макарову — 65! Поздравляем!

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57