Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Бәрмәнчек” ансамбле Болгариядә Россия данын яклады

“Бәрмәнчек” ансамбле Болгариядә Россия данын яклады

admin 29.08.2017

(29 август 2017) «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле күптән түгел Болгариянең Бургас шәһәрендә узган кырык бишенче Халыкара фольклор фестиваленнән кайтып төште.

f4cfe756a4ed4b5da7a8bd088e12b88c_XL

Бургас шәһәренә 21-25 август көннәрендә дөньяның 12 иленнән (Грузия, Сербия, Словакия, Россия, Болгария, Польша, Германия, Судан, Румыния, Индия, Греция, Вьетнам) килгән колоритлы фольклор коллективларның чыгышын күрергә меңнәрчә болгарияле һәм аның кунаклары җыелган.

Фольклор фестивальдә милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Шуның белән ул халык күңелен яулый. Анда үз халкының мәдәни мирасын яхшы яктан күрсәтергә тырышкан хореограф, вокал, инструменталь коллективлар да чыгыш ясый.

Фестиваль, гадәттәгечә, һәрбер илнең үз халык җырулары һәм биюләре ритмында катнашучылар парадыннан башланып киткән. Шулай итеп, тамашачылар монда салмак славян көйләрен дә, Индия халыкларының экзотик җырулары һәм биюләрен дә, сербларның дәртле ритмнарын һәм башка халыкларның милли мәдәниятен дә тамаша кылганнар.

Төп вакыйгалар диңгез ярларыннан җиде чакрымга сузылган Диңгез паркында урнашкан Җәйге театр сәхнәсендә узган. Театр залы үзенә 2500 тамашачыны сыйдырган.

Фестивальдә Россия данын “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле яклаган. Дөнья буенча җыелган 11 ил белән берлектә, “Бәрмәнчек” ансамбле халкыбызның бай милли мәдәниятен күрсәтеп, күпләрдә соклану хисләре уяткан.

Бу хакта тулырак язманы газетабыз битләреннән укырсыз, әлегә Бургастан видео һәм фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Мастер-класс по кряшенским гуслям пройдет на международном фестивале «Крутушка»
Далее: “Крутушка”да керәшен мәдәниятен күрсәттеләр

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57