Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Крутушка”да керәшен мәдәниятен күрсәттеләр

“Крутушка”да керәшен мәдәниятен күрсәттеләр

admin 31.08.2017

(31 август 2017) 25-27 август көннәрендә Татарстанның крутушка поселогында урнашкан «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә «Крутушка» IX Халыкара этнофестивале узды. Биредә керәшен халкы мәдәниятен дә тәкъдим иттеләр.

Керәшен җыр-биюләре белән фестивальдә Мамадыш районының Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр“ фольклор ансамбле уртаклашты.

— “Крутушка” – бөтен кешегә дә рәхәт, күңелле, иркен урын булып чыкты. Анда кайлардан кемнәр генә килмәгән: фольклорчылар, кәсепчеләр, һөнәр осталары, сатучылар, тамашачылар күплегенә хәйран каласың. Барысы да бер-берсен нәрсәгә булса да өйрәтә, мастер-класслар – адым саен. Коллективыбыз белән ду китереп чыгыш ясадык, башка ансамбльләр белән аралаштык, әйлән-бәйлән уйнадык, керәшен җыр-биюләрен башкаларга да өйрәттек… Җәйнең соңгы көннәрендә рәхәтләнеп күңел ачып, бик тәэсирләнеп, дөньяны, башкаларны күреп, үзебезне күрсәтеп, керәшен мәдәниятен, Дүсмәтебезнең, Мамадышыбызның данын яклап кайттык әле бер. Шәп булды!»– ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, аккомпаниаторы Виктор Спиридонов.

26 август көнне “Крутушка”да Балтач районнан Айсылу Асадуллина мастер-класслар вакытында керәшен гөсләләрендә уйнау үзензәлекләре турында сөйләде.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: “Бәрмәнчек” ансамбле Болгариядә Россия данын яклады
Далее: “Сүрәкә” ансамбле Крымнан җиңү белән кайтты

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57