Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • В Казани отметили День кряшенского первокурсника

В Казани отметили День кряшенского первокурсника

admin 19.10.2017

(19 октября 2017) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында РТ керәшеннәре иҗтимагый оешмасының «Бэрэкэт» яшьләр бүлеге «Керәшен Первокурскнигы» кичәсен оештырды. (ФОТО)

Кичә танышу белән башланып китте. Керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова, ә инде үзебезчә якын итеп әйткәндә, Алиса тути безне, беренче тапкыр килгән «первокурсникларны», тантаналы рәвештә үз рәтләренә кабул итте. Менә шулай итеп, «Бәрәкәт» значогын тагып, без дә бу юлга кереп киттек. Аннан сон, инде күп еллар буе бу оешмада йөреп, инде «ветеран» статусы алган керәшен яшьләре белән танышу булып узды. Алар үзләренең кем икәннәрен, кайда укыганнарын, эшләгәннәрен, ничә ел оешмада торганнарын сөйләп киттеләр. Бу чыннан да, руслар әйтмешли, «приятное знакомство” булды.

Кичәне дәвам итеп, безне алда кызыклы уеннар, мавыктыргыч сораулар көтә иде. Кичәбез Покрау көннәренә туры килү сәбәпле, иң беренче сорау Покрау темасына багышланды. Бу бәйрәм турында нәрсә беләсез дигәч, күп кенә яшьләр үз ата-аналарыннан, әби-бабайларыннан белгән гореф-гадәтләрне, әйтемнәрне, легендаларны сөйләп күрсәттеләр. Бик күп кенә кызыклы, яңа фактлар ачылды бу кичәдә. Ә инде үземнең Покрау турында аз белүем мине борчуга салды, һәм алга таба ныклап үз халкым белән кызыксынырга зур этәргеч бирде.

Күп кенә уеннар уйнагач, алып баручылар безне Покрау пирогларыннан авыз итәргә, өстәл түренә чакырдылар. Шулай итеп, озын, матур очрашуыбызга татлы нокта куйдык.

Кызык әйбер күп булмый, дип әйтәләр. Ничек кенә кызык булмасын, һәрбер нәрсәнең ахыры була. Әмма менә мондый очрашуларның ахыры булмасын иде. Керәшен яшьләрен гел шулай дус, тату, бердәм булып, тагы да яңа сәбәпләр табып, очрашып торсыннар.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Казани прошла конференция по традиционной музыкальной культуре
Далее: “Бәрмәнчек” концерты: Нагайбәк кадриле, чабаталы стэп һәм гөслә белән бас-гитара

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57