Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Бәрмәнчек” ансамбле иләк, бәләк һәм самовар морҗасыннан көй чыгарды

“Бәрмәнчек” ансамбле иләк, бәләк һәм самовар морҗасыннан көй чыгарды

admin 01.11.2017

(1 ноябрь 2017) “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбленең сезон ачылу концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтте.

Ансамбль «Бермянчек» открыл 9-й концертный сезон

Концертның беренче бүлеге нагайбак казаклары мәдәниятенә багышланса, сугышка озату һәм каршы алу күренешләрен сәхнәләштерсә, икенче бүлеге республиканың керәшен авылларыннан җыелган җырлардан төзелгән иде. Сәхнәгә Татарстанның Мамадыш, Менделеевск, Кукмара, Кайбыч, Лаеш районнарыннан җыелган фольклор материалларын эшкәртеп әзерләнгән композицияләр чыгарылды.

Ансамбль фольклор материалын төрлечә бизәп бирде. Биредә чиста этно да, эстрадалашкан номерлар да, фолк-рок стиле дә, хәтта музыкасыз гына тыпырдау да бар иде. Соңгы җиде композиция “Хмельная ворга” этно-рок-фолк төркеме белән берлектә башкарылды.

Лаеш районының Ташкирмән авылы фольклор материалы нигезендә куелган “Тыпырдап бию” композициясе аеруча җылы кабул ителде. Бу фольклор композиция халыкара фольклор фестивалендә Европаны таң калдырган. Ансамбль артистлары сәхнәдә балта, самовар морҗасы, бауга эленгән шешә, иләк, бәләк, уклау һәм табагачтан көй чыгардылар. «Без ул композиция белән Болгариягә фольклор фестиваленә дә барган идек. Россиядән бик уникаль коллектив килгән дип карадылар», дигән иде концерт алдыннан оештырылга матбугат конференцияседә ансамль җитәкчесе Артур Поляков.

Ансамбль «Бермянчек» открыл 9-й концертный сезон

Тагын бер аеруча яратып кабул ителгән номер – “Өмә көе”. Солистлар — ансамбльнең хормейстеры Эльмира Камалова һәм сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова җырны шотланд волынкасына кушылып башкардылар. Ә ансамбль солисты Александр Игнатьев “Маруся” җырын бөтенләй заманча эстрадасына якынайтып бетергән иде – ул бүгенге татар эстрадасы артистлары яратып кулланган “дуслар” сүзен кабатлап, тамашачыдан куллар чаптырып, чын заманча эстрада стилендә башкарды.

Тагын бер уникаль номер – Тукай районы Мәләкәс авылында эшләп килүче “Питрау” балалар ансамбле чыгышы. Алар “Өй саклау” вокаль-хореографик композициясе белән чыгыш ясадылар.

Концертның икенче бүлеген Тинчурин театрының танылган артисты Артем Пискунов алып барды. Концертның ике бүлегендәге егерме сигез номер бер тында каралды. Концертның режиссеры — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

«Мондый концертны караганда, керәшен булуыма горурланып утырдым», диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Семен Федоров концерт тәмамлангач.

Ансамбль «Бермянчек» открыл 9-й концертный сезон

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: “Бәрмәнчек” ансамбле Камил Байбиков истәлегенә “Чабаталы степ” премьерасын тәкъдим итте
Далее: Продолжается строительство Центра культуры кряшен

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57