Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Ак каз” 30 яшьлек юбилеен гөрләтте

“Ак каз” 30 яшьлек юбилеен гөрләтте

admin 30.10.2017

(30 октябрь 2017) Алабуга мәдәният йортында “Ак каз” керәшен халык фольклор ансамбле 30 яшьлек юбилеен зур концерт белән гөрләтеп уздырды. Бәйрәмгә тирә-як район-шәһәрләрдән керәшен җәмгыятьләре, фольклор коллективлар, кунаклар чакырылган иде. Юбилярларны котлап, Казан шәһәреннән республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә әлеге чарага барды. (ФОТО)

96e14f031d362d09f8cf0b04c8b30526_XL

Концерт программасы “Ак каз”ларның “Җиләкле Питрау” йоласы күренеше белән башланып китте. Бәйрәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш һәм Менделеевск шәһәрләреннән, шулай ук, Удмуртия республикасының Грахов районыннан килгән керәшен җәмгыятләренең котлау сүзләре һәм кунак фольклор ансамбльләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Алабуга шәһәренең Сәнгать һәм мәдәният колледжы һәм Мәдәният сарае җитәкчеләре дә “Ак каз” ансамбле белән тыгыз элемтәдә торуларын искәртеп киттеләр. Галим, фольклорчы Геннадий Макаров “Ак каз”ның бай репертуары һәм республика мәдәниятендә лаеклы урыны бар дип, билгеләп үтте.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников “Ак каз” ансамбле коллективына бүләкләр тапшырды. Алабуга шәһәрендә керәшен культурасын үстерүдә зур көч куйган һәм оештырылучы чараларны тормышка ашыруда ярдәм итүче спонсорларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Нагайбакская ткачиха переткала соперниц
Далее: “Бәрмәнчек” ансамбле Камил Байбиков истәлегенә “Чабаталы степ” премьерасын тәкъдим итте

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57