Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Кряшен чибяре” конкурсының киләчәге бармы?

“Кряшен чибяре” конкурсының киләчәге бармы?

admin 30.07.2019

(30 июля 2019) “Кряшен чибяре” парадыннан соң күңелдә ниндидер бер чорга нәтиҗә ясаган күк булдым. Гомумән, Питрауның 20 еллыгыннан соң шундый фикергә килдем.

 “Кряшен чибяре”. Халык йөзе. Дәрәҗә. Дан! Бу сүзләр­не, курыкмыйча, шикләнмичә, бер рәткә куеп әй­тәм. Чөнки элек-электән һәр халыкның үзенчәлекле, кабатланмас авыз иҗаты, мәдәнияте булган. Матурлык төшенчәсенә дә һәр халыкның үз карашы. Монда тыш­кы матурлыкка гына түгел, кешенең эчке дөньясына да зур урын бирелә. “Кряшен чибяре” конкурсында да кыз­лар кул эшләренә осталыгы, йортны алып баруы, мил­ли ризыкларны пешерә белүе, халык традицияләрен саклаулары буенча көч сынаша. Бүгенге көндә “Кряшен чибяре” титулы яки сүзтезмәсе халык арасында попу­ляр. Җөри Питравы якынлаша башласа, массакүләм мә­гълүмат чаралары да, карендәшләр дә беренче чибәрнең исемен көтәләр. Аннары, ел буе, чибәр булып калган кыз турында “Туганайлар” сайтында язылган язмалар да зур кызыксыну уята, күп укыла. Конкурс катнашкан һәм җиңү яулаган кызларга, әлбәттә, үзләренең теләкләре булганнарга, халык арасына чыгарга, танылу алырга, киләчәккә юл ача, эчке ышанычларын ныгыта.
aeb8b04400057cdaa35cfe5c93373db7
Быел “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестиваленың 20 еллык юбилее уңаеннан, төрле еллар­да “Кряшен чибяре” исеменә лаек булган кызлар бер сәхнәгә җыелды. “Сез барыгыз да чибәрләрнең чибәре­ме?! Ой, молодцы!” – дип сокланды Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кызларны күреп.

“Кряшен чибяре” конкурсы үзенең тарихын 2003 нче елдан башлады. Бу еллар дәвамында 230 яшь кыз үзен “Кряшен чибяре” титулына сынап караган. Шуның 16сы гына бер ел дәвамында керәшен дөньясында иң күр­кәм, иң данлыклы кыз булуы белән горурланып йөри алды. Ә быелгы фестивальдә тугыз чибәр генә сәхнәгә чыкты.

Кызлар шуның кадәр затлы иделәр! Үзләрен тотыш­лары, сөйләгән сүзләре бары тик соклану уятты. Тугыз төрле чибәрлек дөньясы, халкыбызның горурлыклары, йөзек кашлары! Нык дулкынланулары да сизелде. Кыз­ларның күбесе сәхнә йолдызы булса, араларында үзен гаилә тормышына багышлаганнары да бар. Конкурс бул­маса да, күпләр аларны бер-берсе арасында сынап ка­рады бит. Ә жюри кызларны номинацияләр буенча бүләкләде.

Читать далее в  «Туганайлар»

 

Продолжить чтение

Назад: В «Каме» Мамадышского района открылся этнолагерь «Айбагыр»
Далее: Мастер-классы, конкурсы и удивительные встречи в этнолагере «Айбагыр — 2019»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57