Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Сарсаз-Баграж керәшеннәре кичке уенга җыелды

Сарсаз-Баграж керәшеннәре кичке уенга җыелды

admin 04.10.2019

(4 октября 2019) Зәй районы Сарсаз-Баграж мәдәният йортында “Әйлән-бәйлән” дип исемләнгән халык йолаларының түгәрәк уеннары булган фестиваль-конкурс булып узды.

552484ce75779dca00479995b1c9ff12

“Әйлән-бәйлән” — түгәрәк уеннары район күләмендә барган бәйге буларак, керәшен халкының бераз онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын, биюләрен, такмакларын түгәрәк уеннары аша яңадан яңартып һәм шуны яшь буынга җиткерү ул.

Түгәрәк уеннарын сәхнәләштереп, кичке уеннар аша тамашачыга җиткерүчеләр “Баграж буйлары” һәм “Сандугач” балалар фольклор коллективлары булды. Алар үзләренең көчле чыгышлары белән залда утыручы авылдашларының күңелләрен тиз яуладылар, түкми-чәчми барсын да күрсәттеләр.

5c4c54350790bc0911ac9475c73e5036Әйе, бар иде авыл яшьләренең җыелып кичләрен җырлы-моңлы, биюле түгәрәк уеннары уздырган чаклары. Авыл өсте гармун тавышлары белән тулыр иде… Гармун көйләренә кушылып җырлар, такмаклар яңгырап торыр иде. Шунда яшьләр ял итә, шунда егетләр кызлар белән таныша… Кичке уеннарда кызлар биле тотмаган егет булды микән? Юктыр! Өлкән яшьтәгеләрнең һәрберсенең үзенә генә хас истәлекләре бардыр кичке уеннарга кагылган. Заманалар үзгәргән саен бар да сагынып искә алырга гына кала.

Сарсаз-Багражның кичке уеннарын карарга район үзәге мәдәният йортыннан махсус комиссия дә килде. Тамашачыларны ял иттергән өчен “Баграж буйлары” фольклор коллективына һәм “Сандугач” балалар фольклор коллективына, кичәне оештыручыларга аеруча зур рәхмәт.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Нижнекамске прошёл театрализованный вечер “Пыкрау кичлэре”
Далее: День кряшенского первокурсника пройдет в Казани

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57