Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Мансур Гыйләҗев: “Микулай – безнең гаиләбезнең тарихы”

Мансур Гыйләҗев: “Микулай – безнең гаиләбезнең тарихы”

admin 27.11.2020

(27 ноября 2020)  Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Микулай” монодрамасына багышланган иҗат кичәсе булды. Кичәдә “Микулай” пьесасы авторы, драматург, Татарстанның атказанган cәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев катнашты.

3d487bde67d5307a6a00068058f9a831

Кичәдә “Микулай” монопьесасы авторы, драматург, Татарстанның атказанган cәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев, спектакльне сәхнәдә куйган режиссёр Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, Микулай образын гәүдәләндергән актёрлар Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин катнашты.
Очрашуның алып баручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова булды. Ул кунакларга сораулар биреп, очрашуны әңгәмә рәвешендә алып барды. Тамашачылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Спектакльгә карата фикерләр генә түгел, аны тагын да камилләштерү өчен тәкъдимнәр дә яңгырады.

«Микулай» моноспектаклен ике вариациядә куярга теләгәннәр. Бу турыда Ренат Әюпов әйтте. «Монодрама бик масштаблы. Шунда спектакль репетициясе вакытында нишләп татар вариациясен дә эшләмәскә дигән фикер туды. Ягъни, Олег — керәшен, Фәнис татар вариантын уйнаячак. Шулай эшләп карадык, ләкин, бармый. Ул ничек язылган, шул мөхит, тел килеп чыкты. Микулайның язмышы барыбер өскәрәк күтәрелде», — дип сөйләде режиссёр.

Танылган композитор- музыкант Геннадий Максимов режиссёрның бу сүзләренә карата үз фикерен белдерде. «Башка халыклардан да образ алып шушы проблемаларны күрсәтергә була иде. Микулайны алып, безне-керәшеннәрне ачыбрак, тагын да халыкка якынайтканыгыз өчен рәхмәт әйтәсебез килә», — диде ул.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Алсу Фәйзуллина «Микулай» моноспектаклендә хорда җырлый. Кичәдә ул «Өмә көен» башкарып китте.

5fbf8ce26c63d_U_MHiPI1cFI

Кичәнең чакырылган кунаклары арасында Олег Фазылҗановның якташлары Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан «Нур» халык ансамбле дә булды. Ансамбль солдатка озату, «Ай лю-ли» җырларын җырлады.
Чарага мәртәбәле кунаклардан Татастанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, галим Николай Максимов, галим, профессор Татьяна Дунаева, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы ветераны Илья Михайлов килгән иде.

Туганайлар.ру

Продолжить чтение

Назад: Олег Фазылжанов победил в номинации «Лучшая мужская роль»
Далее: Прошел традиционный Межрегиональный Троицкий фестиваль православной культуры

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57