Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кукмаралылар айлыгы башланды Тулырак

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кукмаралылар айлыгы башланды Тулырак

admin 07.04.2021

(7 апреля 2021) Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган “Җакын дуслар җыелышкач” проектын апрель аенда Кукмара керәшеннәре дәвам иттерә.

 

606d6e8dc40a0_4jnM7ApAp_Q

Бу үзәктә февраль аенда – Питрәч, ә мартта Чистай керәшеннәре үз айлыкларын оештырган иде. Интернет киңлекләрен җакын итүчеләр, Я.Емельянов исемендәге үзәкнең һәм, шулай ук, “Туганайлар” газетасының Instagram, ВКонтакте, YouTube каналындагы рәсми аккаунтларында ул як керәшеннәренең тормышы, мәдәнияте һәм уңышлары белән таныштылар.  Кукмаралылар айлыгында да бу дәвам итәчәк.

8 апрельдән башлап мәдәни үзәк музеенда Кукмара керәшеннәре тормышын, узганнарын чагылдырган экспозиция эшли.

14 апрельдә озак еллар дәвамында Татарстан халыклар ассамблеясе башкарма комитетын җитәкләгән Николай Владимиров белән туры эфир уздырылачак. Шундый ук туры эфир 15 апрельдә “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев белән дә булачак.

Югарыда санап үтелгән интернет чаралары аша, 13 апрельдә – Село-Чурадагы “Карендәшләр” фольклор ансамбле чыгышын һәм районда оештырыла торган керәшен бәйрәмнәре турындагы видеосюжетны күрергә, шулай ук, керәшен милли ризыгы әзерләү буенча мастер-классны карарга була. 19 апрельдә Село-Чурадагы Троицкий чиркәвенә видеоэкскурсия көтә. 20 апрельдә – Олы көн күкәен буяу-бизәү буенча мастер-класс, 21 апрельдә – “Айбагыр балалары”на, ә 26 апрельдә “Азимут” спорт туризмына багышланган видеороликлар күрсәтелә.

23 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Кукмара керәшеннәре культурасы айлыгын ябуга багышланган “Җакын дуслар җыелышкач” дигән тантаналы кичә була. Бу көнне биредә Кукмара төбәге керәшеннәренең мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Сегодня день рождения заместителя председателя правления ОО кряшен РТ Людмилы Белоусовой
Далее: Керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен семинар-практикум уздырылачак

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57