Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Алина Давыдовадан эремчекле пасха рецепты

Алина Давыдовадан эремчекле пасха рецепты

admin 29.04.2021

(29 апреля 2021) “Кряшен чибяре – 2014” титулы иясе, “Ямьле” төркеме солисты Алина Давыдова әтисенең туган ягы – Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында Олы көнгә әзерләнә торган эремчекле пасха рецепты белән бүлеште.

72d888c3b7c4f35679d7d7448ac94229

Кирәк: 500 гр эремчек, 1 стакан каймак (сливки), 100 гр сыер мае, 1 стакан шикәр комы, 2 күкәй, бизәү өчен – мармелад, кардамон яки цукаты (кипкән шикәрле җимеш).

Эш тәртибе

Кәструльдә 2 күкәйнең сарысын ярты стакан шикәр комы белән болгатып, каймак өстәп, сүрән утта болгата-болгата пешерергә. Масса куерырга тиеш. Көймәсен өчен, зуррак кәстрүльдәге су өстенә куеп, “водяная баня”да пешергә дә була. Крем куергач, утта алып суытырга куябыз.

Эремчеккә шикәр, сыер мае салып, блендер белән бертөрле масса барлыкка килгәнче туглыйбыз. Бизәү өчен мармелад, цукаты, кардамон турыйбыз.

Крем, эремчекле масса, мармеладларны бергә кушып болгатабыз. Пасха формасын ике катлы марля белән каплап, өстенә килеп чыккан массаны салабыз, өстен ябабыз да авыр әйбер белән бастырып куябыз. Эремчекле пасха әзер булганчы суыткычта бер тәүлек торырга тиеш.

Любовь Тукаева, по материалам «Туганайлар»,
Информационный центр ДДнТ

Продолжить чтение

Назад: Пасхальная выставка открылась в Доме Дружбы народов Татарстана
Далее: Пасхальные напевы кряшен

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57