Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Сәлам» фольклор ансамбле 15 еллык юбилеен билгеләп үтте

«Сәлам» фольклор ансамбле 15 еллык юбилеен билгеләп үтте

admin 20.11.2021

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Сәлам» фольклор ансамбленең 15 еллык юбилей кичәсе булды.

«Сәлам» фольклор ансамбле 2006 елда Татар дәүләт педагогика университетының музыка факультетында студентлар коллективы буларак оешып китә. Аның сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова була. Ансамбль туган телне, бәйрәм-йолаларны, халык җырларын, бию традицияләрен, костюмнарын, борынгы музыка коралларын өйрәнү һәм саклау максаты белән оештырыла. «Сәлам»нең репертуарын Россиянең төрле почмакларында җыелган җырлар тәшкил итә. Бүгенге көндә ансамбль Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә эшли.

Мәдәни үзәкнең директоры урынбасары Григорий Максимов ансамбльне Җырчы Җәкәү йорты һәм Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән котлады. «Сәлам» ансамбле август аенда Республика көненә багышлап үткәрелгән алтынчы халыкара «Казан сөлгесе» халык җыры һәм биюе сәнгате фестивале конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар. Кичәдә Лидия Әхмәтовага диплом да бирелде.

«Сәлам»нәрне котларга дип, Казан федераль университетының доценты, ансамбленең башлангычында торган кешеләрнең берсе Наилә Нургаянова да килгән иде. Ул «Сәлам» ансамбльнең оешу тарихы белән таныштырды.

«Миңа ансамбль белән бергә төрле экспедицияләрдә, конкурсларда йөрергә туры килде. Ансамбльгә йөргән студентлар безнең күз алдыбызда чын профессиональ артистларга әверелделәр», — дип сөйләде ул.

Юбилей кичәсендә «Сәлам» ансамбле, аның җитәкчесе Лидия Әхмәтова башкаруында халык җырлары яңгырады. Шулай ук, концерт төрле елларда ансамбльгә йөргән солистлар — Илгиз Шәйхразиев, Эдуард Данилов, Айнур Галләмов, Данис Зайнуллин, Рушания Мөшәрәпова, Алсу Габдуллина, Алмаз Акбәров, Данис Мөхәммәдиевларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Казанның 187 нче лицеенда керәшеннәрнең мәдәниятен күрсәткәннәр
Далее: Югарыбагражлылар «Әйлән-бәйлән» фестиваленә кушылды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57