Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Алексей Дмитриев: «2021 елда бик күп мөһим эшләр башкарылды»

Алексей Дмитриев: «2021 елда бик күп мөһим эшләр башкарылды»

admin 03.01.2022

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев 2021 ел кайсы ягы белән хәтердә калуы һәм 2022 елны нинди уй-хыяллар белән каршы алуы белән бүлешә.

– Быел бик күп мөһим эшләр башкарылды. «Бәрәкәт» хәрәкәтенең активистларыннан торган «Керәшеннәр җыелма командасы» татар КВН лигасының «Әйдә, ШаяРТ» уены чемпионнары булдылар. Август аенда «Чемпионнар кубогы» ярышында катнашып, вице-чемпион исемен дә алдык. Уенның яңа сезонында да катнашабыз.

«Җәшләр җыены» дигән яңа проект башладык. Талантлы яшьләр белән берләшеп, керәшен авылларында концертлар куйдык. Җәй көне Кукмара районының Село-Чура авылына «Симет» бәйрәмен үткәрергә дә чакырдылар.

Быел «Бәрәкәт»кә «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә үзен күрсәтергә зур мөмкинлек бирелде. Без яшьләр сәхнәсенең оештыручылары булдык. «Покрау чыңы» дип аталган бәйрәмебез Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында булды. «Җәшләр җыены» проектында катнашкан яшьләр белән матур концерт күрсәттек.

Болардан кала, җәй көне «Айбагыр» этнолагерының унынчы юбилей сменасы үтте. Барлыгы 70 бала һәм 10 вожатый булды. Авыр, коронавируслы чорга карамастан, балаларга күңелле ял оештырдык.

Яңа елда бәхетле булыйк, барлык теләкләребез чынга ашсын.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Җырчы Җәкәү йорты Яңа ел тамашасын тәкъдим итте (ВИДЕО)
Далее: Иван Егоров карендәшләрне Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлый

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57