Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте «Җыен»ы узды

«Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте «Җыен»ы узды

admin 14.09.2022

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары җыелды. Кичә «Җыен» исеме астында узды.

«Җыен»ны бүлекнең җитәкчесе Алексей Дмитриев алып барды. Көн кадагында «Бәрәкәт»нең проектларын барлау һәм аяк баскан яңа уку елына планнар төзү иде.

— Яшьләр алмашынып тора, искелектән баш тартып, яңа проектлар да эшләргә кирәк. Идеяләр, кызыклы фикерләр белән уртаклаштык. Шулай ук, «Бәрәкәт» яшьләрен грантлар белән дә эшләргә өйрәтәсе килә, чөнки инициатива бар, ә аны телдә генә түгел, чынга ашырыр өчен күп очракта финанслар җитми. Әнә шундый очракта грантлар ярдәмендә ерып чыгып була, — дип сөйләде Алексей Дмитриев.

«Җыен»га килүчеләр арасында яшь буын да бар иде. Алар — быел «Айбагыр» этносменасында ял итүче балалар һәм эшләгән вожатыйлар. «Бәрәкәт» оргкомитетына эләгү өчен бары тик теләк һәм керәшен культурасына мәхәббәт кирәк.

Бу елдан «Бәрәкәт»леләр һәм чараларга йөрүчеләр өчен махсус баллар системасы да кертеләчәк, дип көтелә. Үзләрен актив күрсәткәннәргә аерым баллар биреләчәк, ул балларны алга таба «Бәрәкәт» брендының продукциясенә алышытырып булачак.

Тиздән бүлекнең беренче чаралары старт алачак.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: «Мозаика культур» фестивале сәхнәсендә керәшен фольклоры яңгырады
Далее: Виктор Селиверстовның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57