Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Җәкәү җорты хезмәткәрләре балаларны зур бүләк белән сөендерде

Җәкәү җорты хезмәткәрләре балаларны зур бүләк белән сөендерде

admin 26.12.2022

21-25 декабрьләрдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган «Бәчкә һәм Марҗук маҗаралары» дигән Яңа ел тамашасы балаларга онытылмаслык шатлык-сөенеч китерде.

Бу тамаша берничә көнгә дәвам итте. Яңа ел тамашаларында Зәй һәм Балык бистәсе районнарыннан өлешчә мобилизациягә эләккән карендәшләребезнең балалары да катнашты.

Яңа ел – балаларның һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алган бәйрәме. Һәр бала могҗизаларга һәм теләкләренең тормышка ашуына ышана. Яңа ел нәниләр өчен һәрвакыт әкият белән бәйле. Әлеге бәйрәмгә дә  әкият персонажлары килде, бүләкләр өләште. Балалар керәшен биюләрен биеделәр, җырладылар, төрле әкият геройлары белән аралаштылар, аларның театральләштерелгән маҗараны уйнауларыннан канәгать калдылар.

Тамашада «Туганайлар газетасы хезмәткәрләренең балалары да катнашты. Оста итеп оештырылган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан балалар өчен мастер-класс  уздырылды. Анда балалар балчыктан ясалган куянны буядылар. Куянның бер хикмәте бар: артына магнит ябыштырылган, алар аны кайтып суыткычка бөркетеп куячаклар һәм ел буе Җәкәү җортындагы «Бәчкә һәм Марҗук маҗаралары»н исләренә төшереп торачаклар.

Туганайлар

Continue Reading

Previous: Людмила Белоусова Президент оештырган утырышта катнашты
Next: ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасы 2022 елга нәтиҗә ясады

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57