Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Менделеевск керәшеннәре солдатларга курчак-саклаучылар әзерли

Менделеевск керәшеннәре солдатларга курчак-саклаучылар әзерли

admin 13.02.2023

Менделеевск районында «Туганайлар» керәшен җыр һәм бию халык фольклор ансамбле катнашучылары, Сәйтәк авылында туып-үскән кул эшләре остасы Лидия Ломакина җитәкчелегендә, курчак-саклаучылар ясау буенча мастер-класс үткәргән.

Әлеге чара Изге Валентин көне алдыннан, курчак-саклаучыларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырырга дигән максаттан оештырылган.

«Саклаучыларны гади генә материаллардан әзерләдек – ситсы тукымадан һәм төсле җепләрдән. Кайберләре нигез итеп салам яисә мунчала ала. Тукыма кисәкләрен үзенчәлекле итеп тездек һәм кызыл җеп белән бәйләдек – бу төс элегрәк Россиядә тормыш төсе саналган. Нәтиҗәдә кечкенә курчак барлыкка килде – толымлы, сарафанлы һәм билбавында төене булган үзенчәлекле төстәге. Безнең курчаклар – көчле яклаучылар, алар үзенең иясен куркыныч хәлләрдән саклыйлар һәм аның яныннан бәла-казаны куалар», – дип сөйли Лидия Ломакина.

Шушындый ук мастер-классны Бәзәкә мәктәбе базасында барлык класс укучылары өчен дә уздырганнар. Символик бүләкләр белән укучылар һәм ансамбль осталары геройларга изге теләкләр язылган валентинкалар бирәчәкләр.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В РТ создадут уникальную коллекцию национальных костюмов
Далее: Түбән Кама керәшеннәре Май чабу бәйрәменә дәшә

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57