Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Теләче керәшеннәре айлыгы бәйрәмчә башланды

Теләче керәшеннәре айлыгы бәйрәмчә башланды

admin 03.04.2023

Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Җакын дуслар җыелышкач» проекты кысаларында, апрель ае – Теләче керәшеннәренә багышлана. Теләче районының Субаш авылы клубында әлеге айлыкны тантаналы ачу чарасы узды.

Чараны Теләче керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Петр Чернов ачып җибәреп, айлыкның кирәклеген, бик кызыклы һәм бай программа әзерләнгәнен әйтеп узды.

Әлеге кичәдә катнашкан Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин әйтеп узганча, керәшен карендәшләребез тырыш, сәнгатькә гашыйк булулары, әби-бабаларыннан калган йолаларны, керәшен җырларын күз карасыдай саклаулары, аны киләчәк буыннарга тапшыруда балалар белән тыгыз эшләүләре белән аерылып тора, алардан башка районда бер генә чара узмый.

Районда керәшен авыллары күп түгел. Субаш авылының «Нардуган» керәшен халык ансабле һәм Иске Карабаян авылының «Беләзек» фольклор ансамбле, керәшен авыллары үзешчәннәре, кайткан кунак-җырчылар кичәгә ямь бирде – авылларының җыр-биюләрен башкардылар. Килгән кунаклар Теләче районы керәшеннәренең кием элементлары, бизәнү һәм көнкүреш әйберләре белән кызыксынып танышты.

Шулай итеп, интернет киңлекләрдә апрель ае дәвамында Теләче районында яшәүче керәшен карендәшләребезнең көнкүреше, мәдәни мирасы, авыллары һәм фольклор коллективлары турында сөйләнәчәк. Айлык 28 апрельдә Казанда Җырчы Җәкәү йортында бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Набережночелнинские кряшены выступили с концертом в Казани
Далее: Сегодня день рождения Людмилы Белоусовой

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57