Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Ак каз» халык җыры ансамбленә – 35 ел

«Ак каз» халык җыры ансамбленә – 35 ел

admin 25.04.2023

28 апрельдә Алабуга районының мәдәният сараенда шушы уңайдан ансамбльнең «Узган гомер җырларда» дип исемләнгән фольклор концерты узачак.

Әлеге концертта Казан шәһәрендәге Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгенең «Казансу», Алабуга районы, Шурнәк авылы мәдәният йортының «Сурәкә» фольклор ансамбльләре катнашачак. Махсус кунаклар – керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышын карарга да мөмкинлек туачак.

«Ак каз» фольклор ансамбле 1987 елда «Кардәшләр» исеме астында оеша. Ул елларда ансамбльне башлап җибәрү, җитәкләү эшләре белән Галина Кулакова шөгыльләнә. 1989 елда коллективның җитәкчесе итеп Владимир Мироваев сайлана. 1999 елда коллектив «Ак каз» исемен ала һәм шәһәр мәдәният сараенда шөгыльләнә башлый. Шул ук елны «Ак каз» фольклор ансамбленә «Халык» ансамбле исеме бирелә. 2021 елдан башлап ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Нина Салимуллина.

«Безнең «Ак каз» халык фольклор ансамбле керәшен җыруларының, гореф-гадәтләренең, йолаларының матурлыгын күрсәтү, аларны саклап калу һәм яшь буынга тапшыруны максат итеп алган. Ансамбльгә йөрүчеләр, яшьләр белән аралашып, аларда халык иҗатына мәхәббәт тәрбиялиләр, үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар. «Ак каз» халык фольклор ансамбленең уңышлары шактый. Төрле елларда ансамбль халык иҗатының бөтенроссия, республикакүләм фестиваль һәм конкурсларында катнашып мактаулы исемнәргә лаек булдык. Бүгенге көндә дә коллектив сынатмый, бары тик алга – яңа үрләргә таба омтылабыз», – диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе.

Концерт 18 сәгать 30 минутта башланачак.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Җырчы Җәкәү йорты хезмәткәрләре «Олы көн» интерактив бәйрәме оештырды
Далее: Теләчедә керәшен җырлары яңгырады

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57