Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Кряшен чибяре» конкурсына әзерлек башланды

«Кряшен чибяре» конкурсына әзерлек башланды

admin 14.06.2023

17-18 июнь көнне Казан шәһәрендәге Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Кряшен чибяре — 2023» конкурсының сайлап алу һәм әзерлек туры узачак.

Конкурста катнашырга төрле районнардан барлыгы 12 кыз теләк белдергән. Сайлап алу турыннан соң, финалистлар саны төгәл билгеле булачак.

«Ике көн дәвамында кызлар вокал, хореография, нәфис (матур) сүз буенча мастер-классларда катнашачаклар. Керәшен йолалары буенча лекцияләр дә булачак. Чибәрләребезгә фотосессия ясап, «Кряшен чибяре» гимнын яздырачаклар», — дип хәбәр итә башкаручы директор Юлия Дувалова.

Кызларның нинди тәртиптә чыгыш ясаячакларын җирәбә ярдәмендә билгелиячәкләр.

Әзерлек вакытында кызлар керәшен фольклоры, биюләре тарихына кагылышлы мастер-классларда үзләренең белемнәрен арттырып, көндәшләре белән якынннанрак танышырлар һәм дуслашырлар дип көтелә.

Конкурсның йомгаклау туры 15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узучы «Питрау» керәшен культурасы фестивалендә узачак.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Түбән Кама керәшеннәре кыска метражлы фильмнар төшерәләр
Далее: «Питрау түгәрәк уены-2023» фестиваленә гаризалар җыю башланды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57