Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Зәй районының авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале бара

Зәй районының авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале бара

admin 23.10.2023

Фестиваль халык уеннарын саклап калу, мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Фестиваль кысаларында сарсазбагражлылар Покрау бәйрәме йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ул «Ару җәшик, туганнар» дип аталды.

Покрау — керәшен халкы өчен олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмгә кадәр бакча эшләре бетә, йорт-җир тәртипкә китерелә. Ул эшләр беткәч, 14 октябрьдә Покрау бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне бакча нигъмәтләре — балан, кәбестә, кишер, кабак, чөгендердән төрле пироглар пешерелә. Халык бер-берсенә кунакка йөрешә, туйлар башлана.

— Фестивальдә Покрау бәйрәменең барлык йолалары да күрсәтелде. Бәйрәмнең төп символы — ул мич. Мичтә пешкән пироглар гына иң тәмлесе булып санала. Әби белән бабай бәйрәмгә мич агарталар. Алар янына тәмле пироглар ашарга балалар керә. Балаларга әби Пок-рау бәйрәме, элекке йолалар турында сөйли, соңрак өлкәннәр кушыла. Һәр күренеш җыр-бию белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә керәшен халкының җырларын җырладылар, кичке биюләрне искә төшерделәр. Бер-берсенә әйтәсе сүзләрен җыр белән әйтеп бирделәр. Шунысы куанычлы, җырларыбызны дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы мирасчыларыбыз үсеп килә. Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Алар керәшен җырларын бик матур башкардылар, — ди китапханәче Марина Халикова.

Кичәне Сарсаз-Баграж мәктәбендә оештырылган «Сандугач» балалар ансамбле (җитәкчесе Петр Утяганов) һәм мәдәният йортында эшләп килүче «Баграж буйлары» ансамбле (җитәкчесе Алексей Герасимов) чыгышлары бизәде.

«Әйлән-бәйлән» фестиваленә барлык авыл мәдәният йортлары да кушылып, искиткеч матур, эчтәлекле тамашалар күрсәтәләр. Алар онытыла барган йола, гореф-гадәтләрне торгызып, халыкка тәкъдим итә.

Чыганак

Продолжить чтение

Назад: В Казани состоится заключительный концерт месячника Алексеевских кряшен
Далее: Алексеевск керәшеннәре эшчәнлеге Ассамблея утырышында үрнәк итеп күрсәтелде

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57