Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Алабуга керәшеннәре айлыгы башлана

Алабуга керәшеннәре айлыгы башлана

admin 05.09.2022

Сентябрь аенда Алабуга районы керәшеннәре үз якларының җыру-бию үзенчәлекләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәтәчәкләр, олы шәхесләре белән таныштырачаклар.

Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы, район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Николай Мельников хәбәр итүенчә, айлык барышында Җәкәү йортында Алабуга ягындагы керәшен авыллары тарихы, халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыру күздә тотыла.

Җәкәү йортындагы музейда сентябрь ае дәвамында Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы музееннан китерелгән экспонатларны барып карарга мөмкин булачак.

Шулай ук, Алабуганың – «Ак каз» керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе – Нина Сәлимуллина), Олы Шүрнәктән «Сүрәкә» ансамбле (җитәкчесе – Роза Роева) чыгышлары да көтелә. Алар керәшен мәдәниятен яратучыларны Алабуга ягы керәшеннәренең җырулары, уен-йолалары белән дә таныштырачаклар. Алабуга җырчысы Диләрә Мироваева концертын оештыру ниятләре дә бар.

Алабуга ягының танылган керәшен рәссамнары Илья Максимов белән Виктор Селиверстов мастер-класслар да уздырачаклар.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Кто они кряшены – ткачи, колдуны, музыканты?
Далее: В культурном центре Емельянова пройдет выставка работ Виктора Селиверстова

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57