Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Аланлык» ансамбле эксперименталь җырларын зур сәхнәгә алып чыкты

«Аланлык» ансамбле эксперименталь җырларын зур сәхнәгә алып чыкты

admin 09.12.2022

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Голоса времени» проектының концерт программасы узган. Әлмәт районының ABIEM Project эксперименталь дуэты оештырган әлеге чарада төрле халыклар культурасын тәкъдим иткән биш вокаль ансамбль катнашакан. Керәшен җырулары белән Лениногорск районының Федотовка авылының «Аланлык» ансамбле чыгыш ясаган.

«Голоса времени» проекты үз эченә чуваш, мукшы, рус, татар һәм керәшен йола-гадәтләрен сыйдырган. ABIEM Project егетләре – Владимир белән Артур – төрле авылларга йөреп, аларның тарихы һәм кешеләре белән танышып йөргәннәр һәм һәрбер авыл турында кино да чыгарганнар. Федотовка турында да күптән түгел кызыклы видеосюжет дөнья күрде. Шушы экспедицияләрендә егетләр авыл клублары каршында эшләүче фольклор коллективлар белән заманча эшкәртелештәге халык җырларын да яздырганнар.

«Без ABIEM Project белән үзебезнең авылның керәшен җыруын «Аланлык урамнары»н яздырып, аңа клип төшергән идек. Ул берникадәр эксперимент та булды инде безнең өчен. Ләкин әйбәт килеп чыкты. Концертта да шуны башкардык. Җыр белән клипны инде интернетта да табып була. Киләчәктә дә егетләр белән иҗатташлык дуслыгыбыз өзелмәс, дип уйлыйбыз», – дип сөйләде Федотовка мәдәният йорты директоры Людмила Афанасьева.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Алафузовлар фабрикасында беренче керәшен дискотекасы үткәреләчәк
Далее: Гости из Ханты-Мансийского автономного округа побывали в КЦ им. Я.Емельянова

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57