Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Алексеевск районы керәшен оешмасының ачык утырышы узды

Алексеевск районы керәшен оешмасының ачык утырышы узды

admin 04.05.2022

Алексеевск районының Кр. Баран авылында җирле керәшен оешмасының ачык утырышы узды. Чарада районның милли оешмалары җитәкчеләре, Чистайдан мәртәбәле кунаклар һәм авыл халкы катнашты.

Утырыш барышында Кр.Баран авылының «Айбагыр» һәм «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбльләре үзләренең иҗатларын күрсәттеләр.

Чараның рәсми өлешендә Алексеевск районы керәшеннәре җитәкчесе Ирина Яковлева белән «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбленә нигез салган Тамара Ивановага Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Карендәшләребезне Иван Егоров исеменнән, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов бүләкләде.

Тамара Иванова 32 ел буе җирлек башлыгы булып эшләгән. Шул вакытларда «Бәрәнҗәр» ансаблен оештырып җибәрә. Хәзер ансамбль халык исемен йөртә. Аның белән Ирина Яковлева җитәкчелек итә.

«Эшләү чорында шактый гына хезмәт куелды. Авыл җирлеге составына кергән өч авылның да зиратлары каралды, 1988 елда аларның тирә-ягын көйма белән әйләндереп алдык, бүгенге көнгә кадәр әйбәт кенә саклана әле алар. Өч мәктәп, мәдәният йортлары төзелде, һәр авылда да сугышта ятып калган батырларыбыз истәлегенә һәйкәлләр куелды. Юллар төзекләндерелде, газлар кертелде. Мин эшемне генә түгел – халкымны яраттым. Эшемнән канәгать булмаганнарга да булышырга тырышып яшәдем. Аларга бары яхшылык теләдем», — дип сөйләде Тамара Федоровна.

Ул хәзер лаеклы ялда. Шулай да, өйдә утырырга яратмый. Авылда үткән барлык чараларда да актив катнаша. Ансамбльдә җырлый.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Общество «Кряшен» Нижнекамска встретило своё 30-летие
Далее: Казанда Николай Ильминскийга багышланган конференция үтте

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57