Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Әлмәт керәшеннәре думбырада уйнарга өйрәнде

Әлмәт керәшеннәре думбырада уйнарга өйрәнде

admin 24.10.2022

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Геннадий Макаров, Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина Әлмәт районы Кәләй авылында булып кайттылар.

Сәфәрләренең сәбәбе – Әлмәт керәшеннәре айлыгы кысаларында фольклор коллективлар, студентлар белән очрашып, керәшен халык уен коралларында уйнарга һәм Әлмәт районы керәшеннәренә генә хас җырулар өйрәнү иде.

Мастер-класс башланганчы, барлык катнашучыларны Аппак авыл җирлеге башлыгы, Әлмәт районы керәшен оешмасы житәкчесе Валентина Горбунова сәламләде.

«Әлмәт керәшеннәре безне бик кунакчыл каршы алды. Аннан бергәләп җырулар өйрәндек, уен коралларын карадык. Геннадий Михайлович ике думбырасын Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжына бүләк итте. Студентлар һәм аларның остазлары өчен бу бүләк керәшен мәдәниятен тирәнтен өйрәнү өчен бик яхшы этәргеч булыр дип ышанып калабыз», – дип хәбәр итте мәдәни үзәкнең белгече Илүзә Галиуллина.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Җырчы Җәкәү йортында керәшен яшьләре җыелды
Далее: «Бәрмәнчек» яңа программа белән зур сәхнәгә чыга

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57