Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Арумысез, туганнар!

Арумысез, туганнар!

admin 13.11.2014

7 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы Кассель авылында “Арумысез, туганнар!” фестивале узды. Фестиваль инде дүртенче тапкыр уздырыла.

nagaybaki (143 of 650)

Икенче фестивальдә Татарстаннан “Бәрмәнчек” ансамбле катнашкан булса, быелгысы елны кунак итеп Мамадыш шәһәреннән “Урагай” фольклор коллективы чакырылды. Мамадышлыларның чакырылуы очраклы түгел. Ел саен Питрауга кунак булып килүче нагайбаклар “кунак ашы — кара каршы” дигән принципны истә тотып, мамадышлыларны инде күптән көтәләр иде. Шуңа күрә, зарыгып көткән туганайларын рәт йөрттеләр: Фершампенуаз, Париж, Кассель авылларында кунак иттеләр.Татарстан делегациясен район башлыгы Каербәк Сеилов кабул итте. Фестиваль кысаларында узган “түгәрәк өстәл”дә Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы, Татарстан республикасының керәшеннәр культурасын дөньяга чыгару буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча сөйләшү булды. Чиләбе өлкәсенең мәдәният министрлыгыннан, Халыклар Дуслыгы йортыннан, өлкәнен этнографик музееннан, Башкортостан республикасының Бакалы районыннан да зур кунаклар булуы фестивальнең дәрәҗәсен бермә-бер арттырды.

Продолжить чтение

Далее: Казанда керәшеннәрнең дини миссиясенең бүгенге торышы турында фикер алыштылар

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57