Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Айбагыр» ансамбле балаларга мастер-класс оештырды

«Айбагыр» ансамбле балаларга мастер-класс оештырды

admin 02.08.2023

Казан шәһәренең керәшен милли-мәдәни автономиясенең Татарстанның халык артисткасы Галина Казанцева җитәкчелегендәге «Айбагыр» керәшен халык фольклор ансамбле Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагерындагы «Айбагыр» этносменасында булды.

Ансамбльдә катнашучылар балаларга керәшен җыруларын, «Питрау йоласы»н, чабата биюен күрсәттеләр. Галина Александровна керәшен җыруларының үзенчәлеге, аларны башкару осталыгы, бабасының җырлары турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов айбагырлыларга үзенең язган китаплары, дәреслекләре турында әйтеп узды.

«Этносменада ял итүче балалар белән җанлы аралашу концерт номерлары белән үрелеп барган. Балалар Галина Казанцева башкарган җырларны бик җылы кабул иткәннәр. Айбаргырларга уңышлар, күңелле яллар теләп калам», — дип уртаклашты Казан керәшеннәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Светлана Борисова.

Продолжить чтение

Назад: Ләкенең фольклор ансамбльләре фестивальдә дипломга лаек булдылар
Далее: «Древо жизни» проекты кысаларында керәшен мәдәниятен дә күрсәттеләр

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57