Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Айбагыр» лагерена гаризалар кабул итү башланды

«Айбагыр» лагерена гаризалар кабул итү башланды

admin 28.04.2023

«Айбагыр» этносменасы Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас-Наследие» лагере базасында уза. Ул быел 12нче тапкыр 9-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачачак. Этносменада барлыгы 78 бала ял итә алачак.

«Мирас-Наследие» этнокультура лагеренда балаларның ялы өчен тиешле уңайлыклар тудырылган, заманча спорт мәйданчыгы, осталар шәһәрчеге, ашханә бар.

Биредә балалар керәшеннәрнең тарихын һәм традициясен өйрәнәләр. Төрле конкурсларда, мастер-классларда һәм башка чараларда катнашалар. Экспортлар, танылган кешеләр белән очрашалар. Керәшеннәр тарихы, театр һәм башка тематик түгәрәкләрдә үз сәләтләрен үстерү мөмкинлеге дә бар. 18 көнлек бер путёвка бәясе – 16890 сум.

«Айбагыр»га бару өчен, ата-анасы яки бала үзе 20 майга кадәр онлайн-анкета тутырып җибәрергә тиеш. Ул анкеталар 30 майга кадәр каралачак. 31 май – лагерьга баручы балалар списогы билгеле булачак. Түләү 1-3 июнь көннәрендә башкарылырга тиеш. Онлайн-анкетаны шушында басып тутыра аласыз.

Кызыксындырган сораулар белән һәм заявканы биргәч, «Айбагыр» сменасы координаторы Юлия Дуваловага (тел.: +7 927 432-24-30) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, барлык мәгълүматны безнең сайттан да tuganaylar.ru карап бара аласыз.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Теләчедә керәшен җырлары яңгырады
Далее: Керәшен балалары авыл тарихын өйрәнә

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57