Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • “Балтырган” коллективы атнакөн мәктәпләре фестивале дипломанты булды

“Балтырган” коллективы атнакөн мәктәпләре фестивале дипломанты булды

admin 21.11.2017

(21 ноябрь 2017) Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле атнакөн мәктәпләре һәм республикабызның этномәдәни компонентлы белем бирү учаклары фестиваленең  финалы узды.

70238631ffd7abd1952aa36b81c3868a_XL

Атнакөн мәктәпләре гади генә уку йортлары түгел. Бу биналарда милли сәнгатькә зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасында барлыгы җиде күпмилләтле атнакөн һәм этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләре эшләп килә. Бүгенгесе көндә аларда егерме өч  милләттән бер меңгә якын укучы белем ала. Шуларның иң-иңнәре генә фестивальгә килгән.

Фестиваль өч турда узган: Әлмәт, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә.

Чара әле икенче ел гына оештырыла. Шуңа да карамастан, катнашучыларның саны зур фестивальләрнекеннән бер дә ким түгел. Сайлап алу турларында 70 гариза теркәлеп, 400 гә якын бала чыгыш ясаган. Шуларның 36сына гына финалга узу бәхете тигән.

Соңгы турда Халыклар дуслыгы йортының сәхнәсендә татар, рус, чуваш, удмурт, әзербайҗан, әрмән, керәшен ансамбльләре чыгыш ясап, төп приз өчен көч сынаштылар. Коллективлар нык әзерләнгәннәр: һәммәсе дә милли дәртле биюләрен, моңлы җырларын  башкарып, тамашачыны һәм жюри членнарын таң калдырды.

Финалистлар арасында галим Геннадий Макаров һәм консерватория студенткасы Вероника Барышникова җитәкчелегендәге “Балтырган” инструменталь-вокал балалар фольклор коллективы  да бар иде. Алар уңышлы гына чыгыш ясап, “Халык иҗаты” номинациясендә III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар. Казан шәһәренең 13 нче гимназиясе базасында оештырылган әлеге группа Татарстан халыклары Ассамблеясенең күпмилләтле атнакөн мәктәбенең “керәшен классы” статусында эшли. Биредә төрле милләт балалары керәшеннәрнең җыр культурасын өйрәнеп, төрле уен коралларында уйнап, белем туплыйлар.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Кряшенская молодёжь активно поработала на форуме
Далее: Казан мәдәният институты Питрәч районының керәшен авылларында экспедициядә булган

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57