Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Бер күрешү – бер гомер

Бер күрешү – бер гомер

admin 09.02.2017

(9 февраля 2017) Бүгенгедәй истә бит, чәчләремә ак бантлар тагып, яңа формамны киеп, ак алъяпкычлардан беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаганым. Ә югыйсә, соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң 5 ел гомер үтеп тә киткән…

Елдагыча февраль аеның беренче шимбәсендә күп кенә мәктәпләр, укып бетереп, олы юлга озаткан баларын, киң колач белән кабаттан сабакташлар очрашуына чакырып алалар. Кукмара районы Село-Чура авылы мәктәбендә дә бу күркәм традиция сакланып бара.

6Yp-s5n4JVU

4 нче февраль көнне очрашу кичәсенә туган якларына бик күп сабакташлар әйләнеп кайттылар. Бәйрәмне директорыбыз Тукеева Эльмира Григорьевна котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Шуннан кичә укучылар әзерләгән номерлар, сабакташларның рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Сәхнәгә 10, 20, 30, 40 ел элек мәктәбебезне тәмамлаган сыйныф укучылары чакырылды. Алар укытучыларга булган зур хөрмәт хисен белдереп, үзләренең күңелләрендә җыелып килгән җылы сүзләрен җиткерделәр. Сабакташлар, шулай ук, үзләре белән мәктәпкә кечкенә генә кучтәнәчләр, сәхнә нормерлары әзерләп килгәннәр.

Әлеге көнне һәр кабинеттан да сабакташларның шау-гөр килеп, күңелле мәктәп вакытларын искә төшереп сөйләшкән тавышлары ишетелә иде. «Бер күрешү – бер гомер» диеп юкка гына әйтмиләр бит. 11 ел бергә укыган, куңеленә якын булган кешеләрне күреп, балачак хатирәләрен искә алгач, яшәүләре күңелле, дөньялары тулыланган сыман була. Сабакташлар очрашуы авылыбызның күркәм кичәләренең берсе булып тора. Мәктәбебез гел дә шулай озак еллар үзенең чыгаралыш укучыларын һәрдаем чакырып, бәйрәмнәренә көтеп торсын иде, дигән теләктә каламын.

Альмира Азина,

Село-Чура – Казан

Алексей Кирилов фотолары

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Кайбыч районында “Халкым хәзинәсе” фестиваль-конкурсына старт бирелде.
Далее: «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясады

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57