Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Бәрмәнчек атнасында “Бәрмәнчекләр” нишли?

Бәрмәнчек атнасында “Бәрмәнчекләр” нишли?

admin 11.04.2017

(11 апреля 2017) Бәрмәнчек атнасында “Бәрмәнчекләр” нишли? Шул сорау белән үзләренә чыктык. “Фирменный” бәйрәмнәре булса да, бәрмәнчек атнасында ансамбле беркайда да чыгыш ясамый икән.

a89deac053396e24d6cf47cd0576ab59_XLМатур исемнәре җисемнәренә туры килсә дә, бәрмәнчек атнасында, 40 көнлек Оло көн уразасының иң “строгий” атнасы көннәрендә керәшеннәр үз җоласын тота, уен-көлкегә бирелми. Шуңа күрә, ансамбльгә дә тәкъдимнәр дә, чакырулар да килмәгән. “Ел саен шулай, – ди ансамбльнең директоры Артур Поляков. – Җоладан узып булмый”. Аның каравы, Оло көн җитү белән, коллектив җиң сызганып эшкә керешәчәк.

17 апрель көнне, Татарстан митрополиты Феофан чакыруы буенча, “Бәрмәнчекләр” Качалов исемендәге театр сәхнәсендә узачак Оло көн концертында катнаша.

18 апрельдә аларны Балык Бистәсендә, 20 апрельдә Уфада, 21 апрельдә Башкортостанның Толбазы авылында көтәләр.

22 апрель көнне коллектив инде Казанның опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Халыклары Ассамблеясы съезды делегатлары өчен чыгыш ясаячак.

23 апрельдә “Бәрмәнчекләрне” Чаллыда, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында көтәләр.

 Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: От кряшенской молодежи на III съезд народов Татарстана
Далее: На III съезд от молодежи

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57