Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Чиләбедә иң матур һәм сәләтле дип нагайбак кызын таптылар

Чиләбедә иң матур һәм сәләтле дип нагайбак кызын таптылар

admin 17.09.2015

(16 сентябрь 2015) 4 сентябрь көнне М.Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Татар кызы-2015” матурлык һәм сәләт бәйгесенең финал өлеше уздырылган.

Без әлеге конкурс һәм анда катнашучы нагайбак кызы Юлия Юртеева турында узган саныбызда язган идек инде. Һәм менә Чиләбедән куанычлы хәбәр килде – Җиңүче таҗына һәм 50 мең сумлык төп бүләккә – Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы керәшен кызы, 21 яшьлек Юлия Юртеева лаек дип табылган. Ул 16 октябрьдә узачак Бөтенроссия “Татар кызы- 2015” бәйгесендә Көньяк Урал вәкиле буларак катнашачак.
Төбәкнең төрле районнарыннан булган 12 кыз, апрель аенда кастинг үткәннән соң, иң шәп татар кызы исеме өчен көрәш башлаган. Чиләбе татарлары конгрессы тарафыннан оештырылган бәйгедә гүзәл затлар өчен бик күп сынаулар әзерләнгән. Алар арасында әдәби-тарихи, спорт ярышлары, музыкаль бәйге, театраль һәм кул эшләре буенча сынаулар булган.
Чиләбе дәүләт университеты студенткасы Юлия җиңүче булуына чиксез шат. Шушы конкурста катнашу өчен, Юля Грециядә тәкъдим ителгән эштән баш тарткан һәм бүген моңа һич тә үкенми.
2012 елда Юлия Юртеева Татарстанда узган “Кряшен чибяре” конкурсында катнашып, “Иң яхшы этник костюм иясе” номинациясендә дипломга лаек булган иде.
http://www.tuganaylar.ru

Продолжить чтение

Назад: «Бәрмәнчек» яңа сезонын башлый
Далее: Арумы, туганай, Питрәч

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57