Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Дуслык форумнан башлана

Дуслык форумнан башлана

admin 12.10.2015

(7 октября 2015) 4-6 октябрьләрдә “Волга” яшьләр үзәгендә “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” республика милләтара яшьләр форумы үзды.

Бу форумда Светлана Фадеева, Татьяна Ефремова, Алёна Харитонова, Алёна Сапожникова һәм керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова катнашты. Кызлар милләтара хезмәттәшлек һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән программа кысаларында оештырылган 4 мәйданда шөгыльләнеп, белемнәрен арттырды.

‒ “Толерантлык театры” мәйданында безнең тренерлар Юлия Шевелева и Мехти Ализаде булды. Алар сәхнәдә милләтара аралашуда иң актуаль һәм кискен темалар турында сөйләделәр. Форум бик ошады, күңелдә зур эмоцияләр калдырды, – диде Света Фадеева.

‒ Мин “Этно-социаль проектирование” юнәлешендә булдым. Мәскәүдән килгән зур кунак – федераль яһүд милли-мәдәни мохтариятенең генераль директоры – Евгения Михалева лекцияләр укыды. 4 командага бүлеп, милләтара хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар төзергә өйрәттеләр. Мин Казан дәүләт медицина университеты студенткасы белән бергә “Здоровья своими руками” дигән проект төзеп, кунаклар алдында аның презентациясен ясадык, ‒ ди Алёна Харитонова.

“Этножурналистика”да яшьләр белән Радик Амиров, “Россия для всех” порталының баш редакторы һәм “РИА Новости” журналисты Магомед Алиев, “Содружество” халыкара яшьләр оешмасы башкарма директоры Асия Исрафилова, Россия Кавказ халыклары конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Эльдар Алиев массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара проблемаларны дөрес яктыртырту турында фикер алышты.

‒ “Күпмилләтле КВН лигасы” мәйданчыгында Михаил Марфин лекцияләрен тыңладык. Кешене кимсетмичә, милләтара темага шаярулар язып, редакторлар белән репетиция ясап, форумның соңгы көнендә делегатлар каршында чыгыш ясадык. Бик күп файдалы очрашулар булды,‒ дип сөйләде Алиса Спиридонова.

http://tuganaylar.ru

 

Продолжить чтение

Назад: Марина КАРПОВА: «Мне хочется делать шаг вперёд, а не топтаться на месте».
Далее: Республике необходимо пастырское попечение кряшен – митрополит Феофан

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57