Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Дуслык җепләрен бәйләүче

Дуслык җепләрен бәйләүче

admin 23.03.2017

(23 марта 2017) 22 апрельдә Казанда узачак Татарстан халыкларының III съездына зур әзерлек бара. Шушы көннәрдә республика күләмендә әлеге дәрәҗәле чарага делегатлар сайладылар. 

Кадыкеев

Керәшеннәрне тәкъдим итәчәк делегатлар исемлеге 3 март көнне Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының күчмә идарә утырышында билгеле булды.

Съездның оештыру комитеты утырышында расланган квота нигезендә, фикер алышу һәм тавыш бирү нәтиҗәсендә керәшеннәрдән 14 делегат сайланылды. Делегация составында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, керәшен хәрәкәте ветераннары, фән, сәнгать һәм мәдәният өлкәсе белгечләре, оешманың “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары да бар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, урыннардагы этномәдәни берләшмәләрдә озак еллар эшләүче авторитетлы лидерлар үзләренең район делегация составында тәкъдим ителәчәк.

Съезд эшендә барлыгы 700 дән артык делегат катнашуы көтелә. Моңа өстәп, Россиянең төрле регионнарыннан, якын һәм ерак чит илләрдән дә кунаклар чакырулы.

Нагайбәк халкын Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башкарма комитетының иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк. Ул тумышы белән Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Париж авылыннан. Соңгы елларда гаиләсе белән Казанда яши. Дмитрий Иванович Татарстанда гына түгел, үзенең туган якларында да керәшеннәргә һәм нагайбәкләргә багышлап оештырылган конференцияләрдә, фестиваль-конкурсларда актив катнаша. 

Юлия ГУБИНА

Продолжить чтение

Назад: Геннадию Макарову — 65! Поздравляем!
Далее: Кряшенскую культуру на фестивале «Звонкая капель» показали несколько детских коллективов

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57