Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Дүсмәт-Җөри арасы – урман кичеп барасы

Дүсмәт-Җөри арасы – урман кичеп барасы

admin 03.04.2017

(3 апреля 2017) Һава торышы нинди генә булуга карамастан, март ае барыбер үзенекен итә – көннәр озыная, табигать кышкы йокыдан уяна. Кешеләр дә, яңа туган язларга шатланып, әйтеп бетермәслек җиңел хисләр белән дәртләнеп, кошларга кушылып оча, җырлый башлыйлар. Мартның шундый бер матур көнендә Мамадыш районының Дүсмәт авылы үзешчәннәре Җөри халкын ялкынлы сәламләп, зур концерт белән чыгыш ясадылар.

5b614a25660f429d5a157c69d1d61d49_XL

Зал тутырып килгән тамашачы “Җиңгәчәйләр” ансамбленең бай репертуарын тамаша кылдылар. Урта буын җиңгиләренең яшьләр белән башкарган чыгышлары да, юмористик миниатюралары да, төрле милләт халыкларының дәртле биюләре дә зур алкышларга күмелде.

Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, 1 апрель көнне Җөри авылы үзешчәннәре Дүсмәт мәдәният йортында ут уйнатты. Программадагы дәртле эстрада җырлары, клоуннар башкаруындагы цирк номерлары, ухажер бабай турында юмористик күренеш тә тамашачы күңеленә хуш килде. Җөринең яңа тупланып килүче керәшен фольклор ансамбле чыгышлары да зур игътибарга лаек. Башлаган эшләрен ахырына җиткереп, әлеге коллекив безне үзенең матур иҗаты белән алга таба сөендереп торсын иде, дигән теләк тә белдерелде.

Дүсмәт белән Җөри авыллары элек-электән бер-берсенә кунакка йөрешеп, бәйрәм-сәйрәмнәрне бергә үткәрә торган булган. Элемтәләр шундый тыгыз булган ки, хәтта, әлеге ике авыл киленнәр төшереп, туганлашып та беткән. “Соңгы елларда, замана шаукымына иярепме, бу күренеш тукталып торды, уртак туйлар да сирәгәйде. Бүгенге кунакка йөрешүләребез гадәткә керсә, файдага да булыр.Балаларыбыз бер-берсе белән танышыр, ә без туганнарыбыз, яшьлек дусларыбыз белән күрешербез, аралашырбыз”, — дип сөйләде Дүсмәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова.

Дүсмәтләр Җөри сәхнәсендә:

Җөриләр Дүсмәт сәхнәсендә:

Юлия ГУБИНА

Продолжить чтение

Назад: Михаил Мифодеев: «Только уважая свою нацию и другие народы, можно добиться результатов»
Далее: Ләкелеләр чиркәүләрен келпеткәннәр

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57