Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Фершампенуаз авылында нагайбак этномузыкаль сәнгатен саклау турында фикер алышачаклар

Фершампенуаз авылында нагайбак этномузыкаль сәнгатен саклау турында фикер алышачаклар

admin 09.10.2017

(9 октябрь 2017) Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Фершампенуаз авылында «Хәзерге шартларда нагайбак этник музыкаль-поэтик сәнгатен саклау һәм үстерү» дип аталган семинар уздырыла, дип хәбәр итә сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров. Семинар 18 — 19 октябрь көннәрендә үтә.

05-57

Оештыручылар – Нагайбак районы мәдәният бүлеге һәм Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

Семинарда катнашучылар алдында «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапова; «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең баш хормейстеры, Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Эльвира Камалова; «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең баш балетмейстеры Радик Шәйхетдинов; сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров; Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы студенты Вероника Барышникова чыгыш ясаячак.

Семинарда нагайбакларның җыр культурасында музыка стильләре үсеше, нагайбак фольклор биюләрен эшкәртү, нагайбакларның музыка уен кораллары традициясен яңарту темалары каралачак. Нагайбак балалайкасында, гөсләдә уйнарга өйрәнү методикасы белән танышырга мөмкин булачак.

Мәгълүмат өчен. Нагайбаклар Чиләбе өлкәсенең Нагайбак һәм Чибәркүл районнарында яшиләр. Нагайбаклар яшәүче Фершампенуаз авылы француз коммунасы хөрмәтенә шул исемне йөртә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: “Туганайлар”га 15!
Далее: В Центре творчества кряшен Татарстана появился директор

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57