Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Фестивальнең фишкасы — керәшенчә мунча!

Фестивальнең фишкасы — керәшенчә мунча!

admin 29.01.2018

(29 январь 2018) Мамадыш шәһәрендә икенче тапкыр «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале шаулап үтте. Быел да ул үзенә 2000 нән артык тамашачыны җыйды. Барлыгы 30 лап команда чыгыш ясады. Алар арасында безнең керәшен җегетләре дә бар иде.

EDwwpeUAJOQ

Үткән елны мич һәм су тутырылган бассейнлы чаналар белән шаккатырсалар, быел исә аларның идеялары тагы да креатив килеп чыккан. Мамадыш районының Юкәче авылыннан Игорь Шрыковның командасы төзегән 4 метр биелектәге боланлы чана “Мондыйны кем күргән?” («Где это видано?!») номинациясендә беренче урынга лаек, дип табылган.

Әлеге боланны ясау өчен егетләр җәй көне үк елга буеннан тал ботаклары җыеп, киптереп әзерләп куйганнар. Алдан хәстәрли белүләре аларга бу эштә нык булышкан. Өч көн эчендә, барлыгы 1000 данә саморез кулланып, өстенә утырган Санта-Клаусны да чыдата торган, менә дигән чана төзегәннәр. Бер генә тамашачы да әлеге боланга битараф калмаган. Мәскәүдән килгән “1нче” телеканалның корреспондеты да рәхәтләнеп шушы чанада егетләр белән шуып төшкән.

Традиция буенча, егетләр быел да 2 чана әзерләгәннәр. Шуларның икенчесе – мунча-чана! Килгән тамашачылар, коймак белән чәйләп, җылы итек-туннар киеп басып торганда, егетләр, чатнап торган суыкка карамыйча, чана өстендәге ләүкәдә себерке чабынып, мунча кереп, су коенып таудан шуалар. Шулай итеп, әлеге чана “Креатив!” номинациясендә җиңүче дип билгеләнә.

Егетләрнең быелгы отышлары — 20000 сум акча. Игорь, Артем, Вадим  Шрыковларга һәм Ленар Хузинга алга таба да креатив чаналар теләп каласы килә.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Керәшен яшьләре Владимир Путин белән очрашты
Далее: Чеканка остасы Александр Ивановның тиздән күргәзмәсе ачыла

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57