Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Игелекле туганлык – иң яхшы байлык

Игелекле туганлык – иң яхшы байлык

admin 21.02.2017

(21 февраля 2017) 18 февраль көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» дип исемләнгән концерт узды.

Аны Яр Чаллының «Родник» Халыклар дуслыгы йорты оештырган. Чаллылылар мондый киңәйтелгән программа белән Казанда беренче тапкыр чыгыш ясадылар.

63198582d1c1e0def3af8815b5899e1f_XL

Быел бу проект Ассамблея һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты белән Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортының уртак иҗат нәтиҗәсе булып тора. Ул 22 апрельдә Казанда узачак III Татарстан халыклары съездына багышланган чараларның берсе булды.

Бүгенге көндә «Родник» базасында 18 җәмгыять эшләп килә, ә барлыгы Чаллы шәһәрендә 80 төрле халык вәкилләре яши. «Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» фестивале – «Родник» Халыклар дуслыгы йорты оештырган милли-мәдәни автономияләр өчен төп чараларның берсе. Быел ул инде 25нче тапкыр уздырылды.

Күчмә концертлар белән фестиваль программаларын әзерләү традициясенең үз тарихы бар, ләкин Казанда бу программа әле беренче тапкыр гына тәкъдим ителгән иде. 200дән артык артист зурлыгы буенча Татарстанда икенче шәһәр булып торучы төбәктә яшәгән халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Май чабабыз!
Далее: Керәшен чиркәве проекты тикшерү уза

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57