Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Иван Егоров Яңа ел бәйрәме белән котлый

Иван Егоров Яңа ел бәйрәме белән котлый

admin 31.12.2022

Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егров Яңа ел бәйрәме белән котлый.

«Кадерле карендәшләр!

Бу үтеп бара торган елыбыз барыбыз өчен дә – Ватанга тугрылык; илебезнең үсеш юлында очраган проблемаларны хәл итеп, икътисадын ныгыту буенча олы сынау елы булды.

Юлыбызда очраган авырлыкларга бирешмичә, уртак Ватаныбыз булган Россиянең якты киләчәге өчен, һәркайсыбыз үзенең хезмәт урынында тырышып эшләде.

Патриотлык, туган илне, туган җирне һәм халкыңны ярату – бүгенге көндә иң зур әһәмияткә ия. Ә аның өчен халкыңның үткән бай тарихын белеп, борынгыдан сакланган йолаларны, әби-бабайлар тәртибен һәм гадәтләрен үзеңнең балаларыңа, оныкларыңа да тапшыру мөһим. Бу уңайдан, Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы булган 2022 елда безнең республика керәшен иҗтимагый оешмасы, һәрбер керәшен бу кирәкле эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Республика белән беррәттән, илебез төбәкләрендәге керәшеннәрне, безнең бай культурабызны яратучы башка халыкларны үзенә җыйган «Туым Җондозы», «Питрау» фестивальләрен, төрле конкурсларны, җыеннарны киң күңел белән уздырдык.

Яңа 2023 елда да бу эшләрнең барысын да дәвам итәрбез дип ышанам.

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре уңаеннан барыгызны да чын күңелдән котлыйм. Яңа ел ил-көннәргә иминлек, җиребезгә тынычлык, һәркемгә сәламәтлек алып килсен. Үзебезгә дә, якыннарыбызга да саулык телим. Һәрвакыт бергә булыйк».

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасы 2022 елга нәтиҗә ясады
Далее: 2022 елның хәтер сандыгы

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57