Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Кайбыч районында “Халкым хәзинәсе” фестиваль-конкурсына старт бирелде.

Кайбыч районында “Халкым хәзинәсе” фестиваль-конкурсына старт бирелде.

admin 08.02.2017

(8 февраля 2017) Кайбыч районында “Халкым хәзинәсе” дип исемләнгән фестиваль-конкурска старт бирелде.

Аны районның мәдәният бүлеге төбәкнең культура учрежденияләре фольклор коллективлары арасында оештыра. Халык фестиваленең максаты – бүгенге тормышта һәм җәмгыять мәдәниятендә фольклор традицияләренең ролен һәм әһәмиятен үстерү. Конкурс ике этапта уза. Сайлап алу турларына фестивальнең оештыру комитеты чыга. Беренче турны уңышлы үткән коллективларны район мәдәният йортына финалга чакырачаклар.

Фестивальдә районның керәшен фольклор ансамбльләре дә актив катнаша. Беренче сайлап алу туры Мәлки зонасында узган. Коммисия алдында Зур Тәрбит авылыннан “Гылбулар” һәм “Тәңкәләр” коллективлары чыгыш ясаган. Алар халык биюләре белән үрелеп барган йола җырулары башкарганнар. Шулай ук конкурста “Май чабу” бәйрәме күренеше дә сәхнәләштерелгән.

“Балтырган” балалар фольклор ансамбле Мәлки авылына гына хас булган, 1920 нче елларда уенда җырлана торган җыруларны, биюләрне дөрес итеп өйрәнеп, жюри алдында сынау тоткан.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Яңа китап
Далее: Бер күрешү – бер гомер

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57