Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Кайбычта керәшен коллективлары концерт куйды

Кайбычта керәшен коллективлары концерт куйды

admin 07.03.2022

Кайбыч районының мәдәният йортында керәшен фольклор коллективларының концерты булды. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланган иде.

Зал тулы тамашачы керәшен халкының буыннан-буынга сакланып килгән йолаларын, җыруларын, дәртле биюләрен карап хозурланды. Алар арасында укучы балаларның күп булуына беркем дә игътибар итми калмагандыр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бу хакта уңай фикерен әйтте.

«Катнашучы һәм тамашачы мәктәп укучыларына рәхмәтемне белдерәм. Сез – безнең киләчәгебез. Традицияләребезне, йолаларыбызны сезгә тапшыра алсак, безнең зур бурычыбыз үтәлер, алар югалмас, халкыбыз яшәр», – диде ул. Керәшен халкының хезмәт сөючән, киң күңелле булуы хакында да искәртеп үтте.

Концертны районның дәрәҗәле кешеләре дә, Ульяновск өлкәсеннән килгән мәртәбәле кунаклар да карадылар.

«Без үзебез дә сезнең белән бергә җырладык, биедек күңелебез белән керәшеннәрнең тарихын, йолаларының әһәмиятен аңлап утырдык, үз мирасын югары дәрәҗәдә саклаганнары өчен керәшеннәргә рәхмәтебезне белдерәбез», – дип үз фикерен белдерде Ульяновск өлкәсе халыклар дуслыгы йорты директоры Светлана Ковшенина.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Мартта – Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы
Далее: Как прошла Масленица в кряшенских деревнях

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57