Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Казанда Геннадий Макаров белән очрашу булды

Казанда Геннадий Макаров белән очрашу булды

admin 14.04.2023

Чара Татарстанның заманча сәнгать галереясендә узды. Анда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат, халык фольклорын берәмтекләп җыеп, өйрәнеп, аны сәнгать югарылыгына күтәреп кабат халыкка кайтаруга бар гомерен багышлаган олы галим Геннадий Макаровны якыннан белүчеләр, аның укучылары, җәмәгать эшлеклеләре җыелды.

Тантаналы шартларда узган очрашуның Татарстан мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова чыгышы белән башлануы очраклы гына түгел. Чөнки нәкъ менә шушы ресурс үзәге һәм аның директоры Алсу Равилевна тарафыннан карендәшебез Геннадий Макаровны Г.Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителгән.

Ул Геннадий Макаровның бу дәүләт премиясенә иң лаеклы шәхес икәнен ассызыклап, аның төрле милләтләрнең этник уен коралларын өйрәнүенә, фольклор ансамбльләр оештыруына – кыскасы, киң кырлы иҗат эшчәнлегенә тукталды.

Геннадий Макаров үзенең дә иҗат эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Үзе табып, өйрәнеп, үз куллары белән ясаган, үзе уйнаган борынгы халык уен кораллары турында да сөйләде.

Очрашу этник җырларны башкарган «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Җомга көн» фолькор ансамбле, Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең «Бәрәкәт» борынгы уен кораллары ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Туганайлар

Continue Reading

Previous: Менделеевцы получили новые знания о национальном костюме кряшен
Next: В Доме Дружбы прошёл вечер памяти Нафисы Василовой

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57