Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Казанда «Микулай» спектаклен күрсәттеләр

Казанда «Микулай» спектаклен күрсәттеләр

admin 31.10.2022

Әлмәт театры Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге инициативасы белән Казанда Мансур Гыйләҗевның «Микулай» спектаклен күрсәтте.

«Бу проектны уйлап тапкан һәм Әлмәт керәшеннәрен Казанга чакыручыларга рәхмәт. Мин иң беренче Әлмәт районының Илтән-Бута авыл советы рәисе Валентина Горбунова шалтыратып чакырды. Мин бик сөенеп чакыруны кабул иттем», – диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр директоры спектакльнең интернациональ булуын ассызыклады:

«Ул керәшен дөньясын ача, драматургы Мансур Гыйләҗев татар, режиссер – хакас егете Марас Чембур, декорациясен алтайлы Алан Саймин ясады».

Спектакльдә төп рольдә – Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров.

Театр белән бергә Казанга Илтән-Бута авылының «Илтәнем» фольклор ансамбле дә килгән. Алар спектакльнең бер өлеше буларак антракт вакытында чыгыш ясады.

Спектакльне аның авторы Мансур Гыйләҗев, тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев, бертуган Гыйләҗевларның әнисе Нәкыя Гыйләҗева, фольклорчы галим Геннадий Макаров, халык язучысы Ркаил Зәйдулла, Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов һәм зал тутырып утырган керәшеннәр карады.

Спектакльдә бер ялгызы бер авылда яшәп калган керәшен агаеның бер көне сурәтләнә.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Челнах прошел практический семинар «Кряшены: судьба народа без названия»
Далее: «Җәмле Җураш буйларында» фестивале гаризалар кабул итә

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57