Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Келәтле яшьләре Питрау җыены уздырырга әзерләнә

Келәтле яшьләре Питрау җыены уздырырга әзерләнә

admin 04.07.2022

Быел 15 июльдә кичке сәгать 5тә Түбән Кама районының Келәтле авылында Питрау җыены була. Питрау җитәргә берничә көн кала, гадәт буенча, авыл буйлап сөлге җыярга чыгачаклар. Бүләкләр эленгән озын колга Питрау мәйданының бәйрәм комиссиясе палаткасы янәшәсендә урын алачак.

Түбән Кама районындагы Келәтле авылының бу милли бәйрәме, элек-электән, Питрау көне тирәсендә уздырылган. Хәтта район җитәкчләре, «уттай кызу эш өстендә» бәйрәм итүне тыйган елларда да Келәтле керәшеннәре үзләренең ата-бабаларыннан ук сакланып, буыннан-буынга күчеп килгән Питрауны, барыбер, үз вакытында үткәргәннәр.

Келәтледәге Питрау җыенына, соңгы елларда, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблен һәм башка иҗат коллективларын чакыру гадәткә керде. 2006, 2008, 2010 елларда төшерелгән бу фотолардан күренгәнчә, элегрәк Келәтледәге Питрау җыенында Түбән Каманың үзендәге – «Сүрәкә», Яр Чаллының – «Карендәшләр» һәм Лаеш районының Ташкирмән авылыннан «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбльләре чыгышларын да күрергә була иде.

Быел Келәтленең Питрау җыенын тагын да күңеллерәк итеп уздырырга ниятлиләр.  Тамашчы өчен көтелмәгән кызыклы сюрпризлар да булачак. Мәйданда керәшен җырулары да, халык уеннары да, спорт ярышлары да, көрәш тә оештырылачак.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Якутия керәшен җыруларын ишетте
Далее: Керәшен авылларында Питрау бәйрәмен уздыру көннәре билгеле булды

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57