Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Фольклор коллективлар җитәкчеләре семинар-практикумда катнашты

Фольклор коллективлар җитәкчеләре семинар-практикумда катнашты

admin 12.10.2022

Казанның Җырчы Җәкәү җортында Республика конкурс-фестивальләренә әзерлек буенча керәшен фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен семинар-практикум узды.

Семинар ике өлештән торды. Беренче өлешендә семинар-практикум темасы буенча Кашапова Эльмира Вафичевна, Ахмадиева Зоя Васильевна, Макаров Геннадий Михайлович, Кибякова Лариса Алексеевна, Дувалова Юлия Игоревна һәм Муллина Ирина Айдаровна республика күләмендә уза торган керәшен фестиваль-конкурсларына әзерләнү турында доклад белән чыгыш ясадылар.

Семинарның икенче өлеше исә практик белемнәрне арттыруга багышланды. Биредә исә Кашапова Эльмира Вафичевна — традицион җырлау серләре , Максимова Валентина Петровна — традицион костюм, Асадуллина Айсылу Айратовна белән Макаров Геннадий Михайлович — халык уен коралларында уйнау методикасы, Казакова Марина Петровна һәм Галиуллина Илүзә Халитовна керәшен биюве буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр.

Әлеге семинар-практикум катнашучылар өчен файдалы һәм кирәкле мәгълүматларга бай булды.

Җырчы Җәкәү җорты

Продолжить чтение

Назад: Иван Егоров: «Питрау только публичная часть нашей работы»
Далее: Кряшены отметили Покров день концертной программой

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57