Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә туган телгә багышланган конференция узды

Керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә туган телгә багышланган конференция узды

admin 08.12.2021

Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Мәгариф системасында туган тел: педагог, агартучы-мәгърифәтче Василий Тимофеевның тууына 185 ел» дип исемләнгән конференция булып узды.

Бу зур чарада галимәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, фольклорчылар, тәрбиячеләр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, керәшен чиркәве вәкилләре катнашты.

Конференциядә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, академик Радик Салихов, шул институтның керәшен һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, чиркәү тарихы докторы, профессор Алексей Колчерин кебек галимнәр катнашты.

Василий Тимофеев 1836 елда Мамадыш районының Чия башы авылында туа. Керәшеннәргә дини һәм дөньяви белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес. Конференциядә чыгыш ясаучыларның күпчелеге моңа аерым басым ясады.

Чыгышларның тематикасы төрле иде. Укытучылар һәм тәрбиячеләр нигездә мәгарифтәге этномәдәният, музей эшчәнлеге, дәрестән тыш эшчәнлек, проект һәм эзләнү эшләрен оештыру, керәшен халкының йола-бәйрәмнәре, туган тел мәсьәләләре темаларын күтәргән. Кайбер чыгышлар онлайн форматта да тыңланды.

Сөендергәне шул: керәшен халкының мәдәниятен таныйлар, фольклорын кулланалар, бәйрәмнәрен беләләр, йолаларын өйрәнәләр. Тик өйрәнәсе мәсьәләләр дә шактый әле.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Кряшенский ансамбль «Бигэш» отметил 80-летие
Далее: «Туым Җондозы» конкурс-фестиваленә гаризалар 20 декабрьгә кадәр кабул ителә

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57