Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшен авылында күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды

Керәшен авылында күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды

admin 18.08.2016

(16 августа 2016) Яңа Чишмә районы Ленино авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды.

Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин, Республика мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, Чистай һәм Түбән Кама районнары епискобы Пармен һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларны Ленино авылының “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбле тәбикмәк һәм бал белән каршы алды.

Күпфункцияле үзәкнең символик ачкычын Республика керәшен оешмасының Яңа Чишмә районы бүлеге җитәкчесе, клуб мөдире Светлана Питеркинагатапшырылды. Яңа үзәкнең зур, якты сәхнәсендә беренчеләрдән булып “Сүрәкә” ансамбле чыгыш ясады.

Тантанадан соң, яңа үзәктә 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган җыелыш узды. Соңыннан, кунаклар көлдән күтәрелгән Изге Димитрий Солунский чиркәвен карап чыктылар.

Продолжить чтение

Назад: Нагайбакцы едут на майдан
Далее: 16 татарстанских СМИ вошли в шорт-лист конкурса «СМИротворец-Волга-2016»

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57