Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшен бәйрәмнәре һәм милли костюмнары турындагы фәнни эш Түбән Кама егетенә уңыш китергән

Керәшен бәйрәмнәре һәм милли костюмнары турындагы фәнни эш Түбән Кама егетенә уңыш китергән

admin 28.02.2018

(28 февраль 2018) Е.Н.Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллиятендә «Күпмилләтле Татарстан» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесенең ахыргы туры булып узды. Анда катнашып, керәшен егете  Денис Степанов һәм Лилия Имангулова III нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

HmhdQsUh-u8

Чараның беренче турында Татарстаннның 25 дәүләт автоном hөнәри белем учрежденияларыннан 45 укучы катнашып, шуларның бары тик 27 генә ахыргы турга үтү бәхете тигән. Конкурста катнашучылар Татарстан территориясендә бергәләп яшәп килүче рус, татар, удмурт, чуваш, керәшен һәм башка халыклар турында фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар.

Бәйгедә керәшеннәргә багышланган фәнни эшләре белән Түбән Кама шәһәренең Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең студентлары, керәшен егете Денис Степанов һәм Лилия Имангулова чыгыш ясадылар. Фәнни эшләре өчен алар III нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

“Бу эшкә безгә татар теле укытучысы Шарифуллина Эльвира Мавлетзяновна юнәлеш бирде. Мин кызыксындым һәм катнашырга теләк белдердем. Фәнни эшебездә без керәшеннәрнең Покрау, Качману, Пасха, Питрау бәйрәмнәре һәм милли костюмыбызның үзенчәлекләре турында сөйләдек. Болай конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә без эшләребезне реферат формасында җибәрдек. Эшебезне тикшергәннән соң безне икенче этапка чакырыдылар. Чыгышыбызны жюри членнары һәм килгән кунаклар бик җылы кабул итте ”, — дип сөйләде Денис.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Теләче районының «Нардуган» ансамбле гран-при откан
Далее: В Менделеевске прошел фестиваль кряшенской культуры

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57